Язны каршылап!

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Буа шәһәренең «Теремкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең «Тәрәзә төбендә бакча»лары барлыкка килә. Әлеге импровизацияләнгән бакчада балалар үзләре иҗат иткән геройлар – экояшәүчеләр дә булдырыла. Балалар суган, салат һәм башка яшел витаминнар утырта. Экология дәресе барышында Идел Аръягы территориаль идарәсе белгечләре мәктәпкәчә яшьтәге балаларны «Кызыл китап» белән таныштыра, умырзаяларның сирәк төрләре турында сөйли, шулай ук балалар табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International