Казанда экологлар футбол кыры зурлыгында гаять зур кар ташлау урыны барлыгын ачыклый

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына гражданнардан «Халык контроле» системасы аша Торфлы урамында («Якорь» көймә станциясе янында) законсыз кар җыю урыны барлыгы турында хәбәр  килә. Үзәк территориаль идарә инспекторлары, Министрлыкның Экология күзәтчелеген тәэмин итүнең үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адреска бара. Алар табигатьне саклау законнарының бозылу фактын раслый. Пычранган территориянең мәйданы – 8620 кв. м., күләме 9482 куб. м. җитә. Белгечләр кар пробалары ала. Пробаларны анализлау нәтиҗәләре буенча, кар 4 класслы куркынычлыкка ия.

Казан шәһәренең Совет районы администрациясенә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше буенча беркетмә төзелә. Әлеге статья нигезендә 100 меңнән алып 250 мең сумга кадәр штраф каралган. Материал, карар кабул итү өчен, Казан шәһәренең Совет районы судына җибәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International