Яшь экологларга эшне ничек дөрес итеп оештырырга? ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан милли тикшеренү технология университетының 1-4 курс студентларына шул хакта сөйләде.
Татарстан укытучыларына «Беззнең белән бергә аер!» дип аталган экология дәресләре сериясен үткәрү өчен методик әсбапларның тулы комплектын алу мөмкинлеге бар. Дәресләр калдыкларны аерып җыю һәм эшкәртүгә багышланган.
Кичә Түбән Камада дөньягы глобаль тенденцияләр турында фикер алыштылар. Эшче төркем утырышы кысаларында, экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева парник газларын чыгаруны яисә углерод нейтральлеген чикләү турында сөйләде. Хәзерге вакытта климат кризисы, артыгын җитештерү, калдыклар мәсьәләсен тотрыклы үстерү өчен инвестицияләргә кирәк, бу бигрәк тә эшкуарлык өлкәсендә мөһим, - диде спикер.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына гражданнардан Казан шәһәренең Идел буе районы Көньяк сәнәгать урамы янында законсыз кар ташлау очрагы турында мөрәҗәгать килә. Үзәк территориаль идарә инспекторлары, Министрлыкның Экология күзәтчелеген тәэмин итүнең үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адреска бара.
Бүген Түбән Камада экология куркынычсызлыгы мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Анда Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков җитәкчелегендә Түбән Кама индустрия тармагын үстергәндә, экология куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Ведомствоара эш төркеменең күчмә утырышы булып узды.
Бүген Казан районара табигатьне саклау прокуроры Денис Александров һәм экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский «Экология» илкүләм проектына кергән объектларда булды. Хәзерге вакытта Самосырово полигонында «Чиста ил» федераль проекты буенча җирләрне рекультивацияләү эшләре дәвам итә.
Гражданнарның мөрәҗәгате буенча, Министрлыкның Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Казан урамы, 10 йорт адресы буенча урынга чыга. Рөхсәтсез кар ташлау факты раслана. Кар ташланган территориянең мәйданы шактый зур - 300 кв.м, күләме 80 куб.м кадәр җитә.
Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, пресс-тур кысаларында, Кама Тамагындагы ярларны ныгыту турында сөйләде. Биредә эшләр яз көне Россия Федерациясенең «Табигать ресурсларын торгызу һәм куллану» дип аталган дәүләт программасы кысаларында башланачак.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары, Чистай шәһәрендә рейд ясаганда, санкцияләнмәгән кар ташлау урынын ачыклый. Хокук бозу «Татнефть» ААҖнең 416 нчы автомобиль заправкасы станциясе янында Энгельс урамында ачыклана. Кар массаларын яткан урынның гомуми мәйданы – 100 кв.м., күләме 50 куб.м. тигез.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының 30 еллыгына багышланган экология рәсемнәре бәйгесе башланды. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала.