ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре, Федераль балыкчылык агентлыгының Урта Идел территориаль идарәсе, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы вәкилләре һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча  идарә белгечләре белән берлектә, шундый миссия белән бозга чыкты.

«Россиянең яшел югары уку йортлары» дип аталган гомумроссия программасы һәм Россиянең «яшел» югары уку йортлары берләшмәсе «Минем яшел югары уку йортым» дип аталган Бөтенроссия студентлар экология проектлары бәйгесенең икенче дулкынын башлап җибәрде. Бәйге экология тәҗрибәләрен башкаруның нәтиҗәле ысулларын табарга ярдәм итәр һәм яшь буынны экология проблемаларын чишүгә җәлеп итәр дип көтелә.


17
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Казан дәүләт аграр университеты студентларына экология лабораториясе эшен күрү һәм химик тикшеренүләр үткәрүдә катнашу мөмкинлеше бирелде. Экология күзәтчелеген тәэмин итүнең үзәк бүлеге хезмәткәрләре булачак белгечләргә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы лабораториясе буенча экскурсия үткәрде.

Хәзерге вакытта Казанда 7 кар эретү пункты эшли. Шулай ук вакытлыча кар кую урыннары да билгеләнде.  Шунысын да әйтергә кирәк, февраль башында гына да Казанда бер айлык кар яуды. Моңа бәйле рәвештә, вакытлыча кар җыю урыннарына түбәндәге адреслар да өстәлде:

Чистай шәһәрендә экология мониторингы барышында «Чистопольнефтепродукт» ААҖнең Ибраһимов урамындагы 166 нчы номерлы автоягулык станциясе территориясендә Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары кар массаларын җыюның законсыз урынын ачыклаган.

Саба районының үзәк китапханәсендә укучылар өчен махсус экология викторинасы оештырдылар.  Уенның максаты – балаларның күзаллауларын киңәйтү, әйләнә-тирә дөнья буенча белемнәрен тулыландыру.


16
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

Казанда кар җыюның санкцияләнмәгән урыннары кайда һәм санкцияләнмәгән урыннарда кар җыйган өчен штарф күләме нинди? Министрлыкның кайнар линиясенә ничә шалтырату кабул ителгән?

Бу бәйгедә Россиядән Орел өлкәсенең Спас-Лутовино утарыннан атаклы Тургенев имәне тәкъдим ителәчәк. Нәкъ тә менә әлеге номинант «Россиянең ел агачы — 2021» илкүләм бәйгесендә җиңүче булып танылган иде. Тургенев имәне 47 претендент арасыннан ачык тавыш бирү юлы белән сайланды.


15
февраль, 2022 ел
сишәмбе

1 марттан I һәм II класслы куркынычлыкка ия калдыклар белән эш итү өлкәсендә реформа башлана.

Мәгълүмати яктан тәэмин итү максатында I һәм II класслы курыкынчлыкка ия калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту буенча Федераль дәүләт мәгълүмат системасы булдырыла. I һәм II класслы куркынычлыкка ия калдыклар барлыкка китерә һәм калдыклар белән мөстәкыйль эш итә алмый торган хуҗалык эшчәнлеге яки башка эшчәнлек белән шөгыльләнүче шәхси эшкуарлар, юридик затлар, әлеге калдыкларны хезмәтләр күрсәтүгә килешүләр нигезендә федераль операторга тапшырырга тиеш.  

31 гыйнвардан 25 майга кадәр мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында, башлангыч сыйныфларда һәм өстәмә белем бирү оешмаларында «Яшь экологлар – табигать дуслары һәм саклаучылар» дип аталган балалар өчен Бөтенроссия рәсем бәйгесе уздырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International