«Урманнарны саклагыз!» Төньяк территориаль идарәсе экологлары укучыларга урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде

2022 елның 25 феврале, җомга

Балтач районының экологик белем бирү үзәкләрендә үткәрелгән дәресләрдә 150 бала үзләренең белемнәрен арттырды. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре «Урманнарны саклагыз!» дигән темага дәресләр уздырды. Балаларга Татарстан урманнары, флора һәм фауна турында мәгълүмат бирделәр һәм кеше тормышында аларның нинди роль уйнавы турында сөйләделәр. Алган белемнәрен ныгыту өчен махсус рәсемнәр бәйгесе һәм табигый материаллардан ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылды. «Мондый төрдәге дәресләр бик кирәк, чөнки уен формасында эш иткәндә, балаларда табигатькә һәм аның байлыкларына карата сакчыл караш тәрбияләнә», - дип билгеләп үтә укучыларның әти-әниләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International