Алексеевск районында яшәүчеләрнең уяулыгы аркасында, экологлар Кама елгасының пычрануына юл куймый

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

Алексеевск районы Сакон авылында яшәүчеләр Министрлыкның Идел-Кама территориаль идарәсенә мөрәҗәгать итә. Кама елгасындагы утрауларның берсе янында алар нефть продуктлары резервуарлары төягән баткан понтонны күреп ала. Территориаль идарә белгечләре шунда ук урынга чыгып китә. Алар табигатьне саклау законнарының бозылу фактын раслый. Нефть продуктлары белән иске понтон елганың экология системасына сизелерлек зыян китерергә мөмкин. Алексеевск районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарын бозуны бетерү турында күрсәтмә бирелә. Күрсәтмә үтәлә.  Алексеевск районы башкарма комитеты җирле эшкуарлар белән берлектә су төбенә киткән нефть продуктлары урнаштырылган понтонны күтәрә һәм аны утильләштерәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International