Үзәк территориаль идарә экологлары экология дәресе үткәрде

2022 елның 1 марты, сишәмбе

Бер агачны саклап калу өчен күпме макулатура тапшырырга кирәк һәм ташланган батарейкалар әйләнә-тирә мохиткә нинди зыян китерә? Казан шәһәренең 181 нче номерлы балалар бакчасында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре бу һәм башка сорауларга җавап бирде. Экологлар «Табигатьнең дошманы – чүп» дигән темага экология дәресе үткәрде. Дәреснең максаты – балаларда табигатькә карата җаваплылык хисләре тәрбияләү, аларның экологик культурасын күтәрү һәм калдыклар белән дөрес эш итәргә өйрәтү. Балалар чүпне ничек дөрес итеп аерырга кирәклеген, аның ничә ел эчендә таркалуын һәм эшкәртелгән калдыклардан нинди әйберләр ясарга мөмкин булуын белде. Дәрестә бирелгән материалны ныгыту өчен кызыклы викторина үткәрделәр. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, өч командага бүленеп, ребуслар чиште, пазллар җыйды һәм сорауларга җавап бирде. Экология юнәлешендәге белемнәрен үстерү өчен, балаларга махсус бүләкләр бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International