Экологлар Мәскәү районында законсыз кар ташлау урынын ачыклады

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, «Халык контроле» мәгълүмати системасы ярдәмендә, Казанда законсыз кар ташлау урынын ачыклый. Казанлылар Икмәк заводы урамындагы кар өемнәреннән зарлана. Экологлар урынга чыгып, табигатьне саклау законнарын бозу фактын раслый. Пычранган территориянең мәйданы – 102 кв. м., күләме 84 куб.м. җитә. Министрлык лабораториясе хезмәткәрләре кар пробаларын ала. Биотест нәтиҗәләре буенча, куркынычлык 5 класска карый, нефть продуктлары һәм тимер буенча рөхсәт ителгән концентрацияләрнең аз гына артуы ачыклана. 
Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнарына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, ташыганда, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү» дигән 8.2 статьясы буенча административ беркетмә төзелә. Материал, карар кабул итү өчен, Казан шәһәренең Мәскәү районы судына җибәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International