Экологлар үзирекле тәртиптә су алу очрагын чикләделәр

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы территориясен тикшергәндә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш ТИ инспекторлары су объектларыннан үзирекле тәртиптә файдалану очрагын ачыклаганнар.

Су Урсалы һәм Кичуй елгаларыннан алынган. Административ тикшерү барышында ачыкланганча, хокук бозучы - горизонталь-юнәлешле бораулау буенча хезмәт күрсәтүче предприятие. Шулай ук инспекторлар әлеге подрядчы оешманың транспорт чараларын су саклау зонасында туктатып торуын һәм хәрәкәт итүен дә теркәгәннәр. Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.6 ст. буенча  беркетмә төзелгән. Әлеге статья буенча юридик затлар өчен штраф илле мең сумнан йөз мең сумга кадәр тәшкил итә. Әлеге кодексның 8.42 ст. 1 өлеше буенча юридик затлар өчен ике йөз мең сумнан алып дүрт йөз мең сумга кадәр штраф каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International