Экологлар Чистай шәһәрендә чираттагы санкцияләнмәгән кар ташлау урынын тапты

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Ибраһимов урамында рейд уздырганда, шәһәрнең бер гипермаркеты янында санкцияләнмәгән кар ташлау урыны барлыгын ачыклады. Законсыз ташланган карның мәйданы – 500 кв.м., күләме – 600 куб.м.

Идарә белгечләре тарафыннан вазифаи затка карата Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 3.6 статьясындагы 1 өлеше буенча «Җирлек һәм шәһәр округы территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу» беркетмәсе төзелде. Материал карап тикшерү өчен Чистай муниципаль районының административ комиссиясенә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International