Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча министр урынбасары Илнур Гобәйдуллин киңәйтелгән әңгәмә форматында «Татарстан Республикасында җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында»гы закон проекты турында җентекләп сөйләде. Дәүләт Думасы «Җир асты байлыклары турында» Россия Федерациясе Законына үзгәрешләр кертү турында» 123-ФЗ номерлы Федераль Закон кабул итте, дип искәртте ул. Җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге законнарга быелның 1 гыйнварыннан шактый үзгәрешләр кертелде. Элегрәк Татарстан Республикасы территориясендә җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге мәсьәләләр «Җир асты байлыклары турында» 1992 елның 25 декабрендәге Татарстан Республикасы Законы нигезендә җайга салына иде. Әлеге закон кабул ителгән көннән башлап, федераль законнарга туры китерү өчен, 22 тапкыр үзгәреш кертелгән.
Сизелерлек үзгәрешләрне, шул исәптән, мәсьәләләрнең бер өлешенең региональ дәрәҗәдән федераль дәрәҗәгә күчүен дә исәпкә алып, «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү урынына яңа норматив акт - «Татарстан Республикасында җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республкиасы Законын кабул итү турында карар кабул ителде.
Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча минристр урынбасары яңа законны регламентлый торган җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге төп үзгәрешләргә тукталды. Алар түбәндәгеләр:
- Җир асты байлыкларыннан файдалану хокукына аукционнар бары электрон формада гына үткәреләчәк. (Татарстан Республикасында, сынау төбәге буларак, мондый төр аукционнар 2020 елдан башлап электрон формада уза)
- Аукционның бердәнбер катнашучысына лицензия бирү мөмкинлеге бар.
- Аукционның икенче катнашучысына, җиңүче акча түләмгән очракта, лицензия бирү мөмкинлеге каралган.
- Лицензия формаларына, составына һәм лицензия шартларына кагылышлы үзгәрешләр кертелде.
(Шуңа бәйле рәвештә, Министрлык 2022 елда, җир асты байлыкларыннан файдалануга караган лицензияләр эчтәлеген «Җир асты байлыклары турында» РФ Законы таләпләренә туры китерү максатыннан (җир асты байлыкларыннан файдаланучының төп хокукларын һәм бурычларын ачыклау өлешендә), лицензия шартларын актуальләштерү кампаниясен булдыруны планлаштырган).
- Җир асты байлыкларыннан файдалану хокукын гамәлгә ашыруны туктату, чикләү һәм туктатып тору нигезләре һәм тәртибе билгеләнде;
Әлеге норма лицензия килешүләренең шартларын үз вакытында үтәү процентын арттырырга, шулай ук аларны үтәмәгән очракта Министрлык карарларын кабул итү тәртибен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклады Илнур Гобәйдуллин.
- Җир асты байлыкларыннан файдалануга караган лицензиягә үзгәрешләр кертү һәм җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензияне яңадан рәсмиләштерү турында карарны Министрлык төзегән комиссия кабул итә.
- җир асты байлыкларыннан файдалану лицензиясенә, җир асты байлыкларыннан файдаланучы аларны үзгәртү турындагы гариза белән мөрәҗәгать иткән очракта, төзәтмәләр кертү рөхсәт ителми;
- җир асты байлыкларыннан файдалану лицензиясен яңадан рәсмиләштерүгә гариза җир асты байлыкларыннан файдалану лицензиясенең гамәлдә булу срогы тәмамланганчы алты айдан да соңга калмыйча тапшырыла, шулай ук җир асты байлыкларыннан файдаланучының рөхсәт ителгән төзәтмәләр турында гамәлдәге язма гаризасы булганда һәм җир асты байлыкларыннан файдалану хокукын гамәлгә ашыруны туктатып торганда, файдалану хокукы яңадан рәсмиләштерелми.
Илнур Гобәйдуллин ассызыклаганча, җир асты байлыкларыннан файдаланучыларга барлык яңалыклар буенча да аңлату эшләре алып барылды. Бу үзгәрешләр җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсен цифрлы трансформацияләүнең бердәм концепциясенә керә һәм бу тармакны тагын да аңлаешлырак һәм ачыграк итү мөмкинлеген бирәчәк.
Җир асты байлыклары буенча белешмә:
Татарстан Республикасының гомумтаралган файдалы казылма запаслары белән тәэмин ителеше 100 елдан артык вакытны үз эченә ала дип исәпләнелә, ул 1,44 млрд.куб.м мәйданны үз эченә ала. Бу Республикага киң таралган файдалы казылмаларга бәйле иң амбициоз инфраструктур проектларны максималь дәрәҗәдә гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә.
Бүгенге көндә Республика территориясендә гомумтаралган файдалы казылмаларны чыгару өчен гамәлдәге 315 лицензия бар. 2021 ел дәвамында Министрлык гомумтаралган файдалы казылмаларны файдалануга 36 лицензия биргән.
Шулай ук 2021 ел дәвамында Министрлык Татарстан Республикасының җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләре исемлегенә инвентарьлаштыру да үткәрә. Җир асты байлыклары кишәрлекләре буенча барлык мәгълүмат Министрлык сайтында урнаштырылган, җир асты байлыкларыннан файдалану хокукын алу белән кызыксынган очракта, Министрлыкка мөрәҗәгать итәргә кирәк.