ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2022 ел
дүшәмбе

Казан шәһәре Идел буе районының «136 номерлы рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары «Чүптән арыну» темасына әңгәмә уздырды. 


11
март, 2022 ел
җомга

«Кайнау ноктасы – Казан» эшчәнлеге киңлегендә, ИТ-паркта Татарстан Республикасының югары һәм урта һөнәри белем бирү йортлары студентлары арасында «Яшел өчпочмак» республика экология кейс-чемпионаты булып узды. Кейс-чемпионатның турыдан-туры катнашу этабында, читтән торып сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча, Казан һәм Чаллы шәһәре мәгариф учреждениеләреннән 9 команда катнашты.

«Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Кама урман сәнәгать хуҗалыгы авылы янындагы Берсут елгасы үзәнен чистарту» темасына электрон бәйге игълан ителде. Әлеге чараны финанслау «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына субвенцияләр рәвешендә бирелә торган акчалар исәбеннән гамәлгә ашырыла.

28 февральдән 5 мартка кадәр «Чиста булачак!» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештырган «Экология университеты» республика онлайн-интенсивы узды. Укуларны оештыруда Татарстан Республикасының экология берләшмәләре кураторлары һәм координаторлары катнашты. 


10
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Министрлыкның Идел Аръягы территориаль идарәсе экологлары электр энергиясен һәм суны экономияләү серләрен өйрәтте. Танып-белү дәресе Татарстан Республикасының Буа шәһәрендә урнашкан лицей-интернатта узды.

Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе адресына Казан шәһәре Яңа Савинов районында урнашкан сәүдә-күңел ачу комплексларының берсе янында законсыз кар ташлау факты буенча хәбәр килә. Үзәк территориаль идарә инспекторлары күрсәтелгән адрес буенча барып, рөхсәтсез кар ташлау фактын раслый. Пычранган территориянең мәйданы - 125 кв.м., күләме - 103 куб.м җитә.


9
март, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «Татарстан Республикасы геологиясе һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ белән берлектә, дәүләт йөкләмәсе кысаларында, авыл җирлегендәге торак пунктларның хуҗалык һәм эчү өчен кулланыла торган су алу скважиналарына ревизия үткәрү эшләрен башлый.

Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе белгечләре «136 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе укучыларына «Эколог күзлегеннән дөнья» дип аталган экология дәресе үткәрде.


7
март, 2022 ел
дүшәмбе

«Ханжин П.С. исемендәге беренче номерлы Тәтеш гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә укучылар өчен «Җир – безнең уртак йортыбыз» дип аталган экология дәресе үткәрелде.


5
март, 2022 ел
шимбә

Кызыл Яр авыл җирлегендә чираттагы экология мониторингы вакытында экологлар яр буе зонасында законсыз эшләр баруын ачыклаган: билгесез затлар «Бавлынефть» нефть-газ чыгару идарәсенә караган су алу җайланмасындагы торба үткәргечләрнең бер өлешен сүтү максаты белән траншея казыган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International