«Яшел өчпочмак» республика экология кейс-чемпионатына йомгак ясалды

2022 елның 11 марты, җомга

«Кайнау ноктасы – Казан» эшчәнлеге киңлегендә, ИТ-паркта Татарстан Республикасының югары һәм урта һөнәри белем бирү йортлары студентлары арасында «Яшел өчпочмак» республика экология кейс-чемпионаты булып узды. Кейс-чемпионатның турыдан-туры катнашу этабында, читтән торып сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча, Казан һәм Чаллы шәһәре мәгариф учреждениеләреннән 9 команда катнашты.

Өч сәгать дәвамында командалар «Кабан системасындагы күлләр» темасына кейс-бирем чиштеләр. Катнашучыларга бу күлләрнең өслек сулары сыйфатын күтәрү буенча күләмле проект башкарырга кирәк иде. Әлеге кейс Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән берлектә махсус шушы бәйге өчен эшләнде.

Жюри алдында чыгыш ясаганнан соң, түбәндәге нәтиҗәләр чыгарылды:

1 урынны Казан милли тикшеренү технология университетының «Амебы ДАС 6 КНИТУ» командасы яулады;

2 урынны Чаллы дәүләт педагогика университетының «Green team» командасы алды;
3 урын В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының «Табигатькә ярдәм академиясе» командасына бирелде.

Биремнәрнең дөрес чишелешенә жюри бәя бирде. Жюри составында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының су объектларын саклау бүлеге җитәкчесе Вячеслав Долгов, Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Диләрә Сатикова һәм «Казан милли тикшеренү технология университеты» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесе студентларының фәнни-тикшеренү эшләре җитәкчесе Оксана Лаврова бар иде.

Барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды, ә җиңүчеләр һәм призерлар чараны оештыручылардан грамоталар һәм бүләкләр алды.

«Яшел өчпочмак» кейс-чемпионаты «PRoЭКо» экология фәнни-гамәли һәм тикшеренү эшләре республика бәйгесе кысаларында үткәрелде.

«PRoЭКо» проекты Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International