«Чиста булачак!» Татарстан Республикасының 40 активисты «Экология университеты»нда белемнәрен күтәрде

2022 елның 11 марты, җомга

28 февральдән 5 мартка кадәр «Чиста булачак!» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештырган «Экология университеты» республика онлайн-интенсивы узды. Укуларны оештыруда Татарстан Республикасының экология берләшмәләре кураторлары һәм координаторлары катнашты. Интенсив кысаларында катнашучылар актуаль экология мәсьәләләре, җәмәгать инспекторлары эшчәнлеге, әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге проблемалар белән танышты. «Чиста булачак!» активистлары, оешма һәм ведомство җитәкчеләре һәм әлбәттә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре әлеге теманың мәгънәсенә төшенергә ярдәм итте. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының дәүләт экология күзәтчелеге инспекциясе идарәсе җитәкчесе Алексей Полюшков балаларга әйләнә-тирә мохитне саклауда җәмәгать инспекторларының хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде. Ул шулай ук җәмәгать инспекторлары сафына ничек керергә дигән сорауга җавап бирде.  Татарстанда су һәм һава торышы турындагы белешмәләр белән ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экология мониторингы бүлеге җитәкчесе Артур Шакирҗанов уртаклашты.

Интенсив дәвамында балл-рейтинг системасы эшләде. Катнашучылар спикерларның биремнәрен үтәгән өчен, шулай ук онлайн-дәресләргә катнашкан өчен баллар алды. 6 мартта интенсивка йомгак ясалды һәм җиңүчеләрнең исемнәре аталды.

1 урын - Мансурова Наталья Валерьевна - ТР Мамадыш муниципаль районының «Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учрежденисе

2 урын - Хәкимова Зәринә Илнур кызы – аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча В.Ф. Ежков исемендәге «1 номерлы Арча урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учрежденисе

3 урын - Прокопенко Анастасия Валерьевна - ТР Лаеш муниципаль районы «Г.Р. Державин исемендәге Сокуры урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учрежденисе

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International