Казан шәһәре Идел буе районының «136 номерлы рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары «Чүптән арыну» темасына әңгәмә уздырды. Мәктәп укучыларына табигатьнең чүп белән пычрануы бүгенге көндәге төп экология мәсьәләләренең берсе булуы турында сөйләделәр. Аны хәл итү өчен комплекслы якын килү мөһим, ул беренче чиратта, экология грамоталылыгын үз эченә алырга тиеш. Экологлар балаларга чүп эшкәртү ысуллары, калдыкларны икенчел куллануның максатка ярашлыгын аңлау, чүпне аерып җыю кагыйдәләрен файдалана белү кебек файдалы мәгълүматлар җиткерергә тырышты. Ә биш минутлык баш мие штурмы чүп җыелуның төп сәбәпләрен формалаштырырга ярдәм итте. Моңа планетада яшәүчеләрнең саны арту да, гасырлар буе таркалган яңа синтетик материаллар барлыкка килү дә, маркетинг максатларында гына хезмәт итеп, сатып алганнан соң шундук чүпкә әйләнеп чүплеккә озатыла торган төрү материалы да керә. Инспекторлар мондый экология дәресләреннән соң укучылар әйберләр сатып алуга да, аларны утильләштерү ысулларына да җаваплырак карый башлар, дип өметләнә.