Быел республиканың 12 районында су җыю скважиналарына ревизия үткәрергә җыеналар

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «Татарстан Республикасы геологиясе һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ белән берлектә, дәүләт йөкләмәсе кысаларында, авыл җирлегендәге торак пунктларның хуҗалык һәм эчү өчен кулланыла торган су алу скважиналарына ревизия үткәрү эшләрен башлый. Хәзерге вакытта дәүләт йөкләмәсе раслау уза. Ревизия узачак районнар исемлегенә түбәндәге районнар кергән: Арча, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба һәм Теләче. Ревизия уздырганда, торак пунктларның эчәргә яраклы су чыганаклары белән тәэмин ителешен билгеләү, су алу скважиналарының (чишмәләрнең) техник торышын бәяләү, документларны барлау, чыгарыла торган суның гидрохимия составын бәяләү төп бурычлар булып санала. Авыл җирлекләрендә яшәүче халыкны җир асты чыганакларыннан һәм чишмәләрдән алынган эчә торган сыйфатлы су белән тәэмин итүдәге тәкъдимнәр эшнең нәтиҗәсе булып торачак. Калган муниципаль районнарда ревизия 2023-2024 елларда үтәр дип планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елда сынау проекты буларак, су алу җайланмаларының техник һәм санитар торышын һәм эчәргә яраклы суның сыйфатын объектив бәяләү максатыннан, Кайбыч һәм Апас районнарында тикшерү үткәрелде. Эш барышында химик анализ өчен барлык су пунктларыннан да диярлек проба алынды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча бу муниципаль берәмлекләргә районнарның су белән тәэмин итү схемаларына төзәтмәләр кертү һәм оптимизацияләү буенча күрсәтмәләр, шулай ук эзләү-бәяләү эшләрен оештыруның максатчанлыгы турында киңәшләр биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International