ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Технопарк мәйданчыгында бу көннәрдә «Чиста ил» халыкара форум-күргәзмәсе бара. РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы каршындагы «Чиста ил» ассоциациясе күргәзмәне оештыручы булып тора. Форумның төп максаты - «Экология» илкүләм проектына ярдәм итү.

Югары Кибәхуҗа авылы территориясендә экология мониторингы барышында Министрлыкның Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары калдыкларны законсыз рәвештә ташлау очрагын ачыклады.


16
март, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский журналистларга Самосырово каты көнкүреш калдыклары полигонында кулланыла торган актив дегазация системасының рекультивациясе һәм уникаль проекты турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Татарстан Республикасының климат сәясәте һәм декарбонизацияләү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркеменең чираттагы утырышы узды.

Министрлыкның «кайнар линия» телефонына Актүбә шәһәр тибындагы бистәсе территориясендә урамнарны чистартудан барлыкка килгән калдыкларны законсыз урнаштыру турында хәбәр килде.


15
март, 2022 ел
сишәмбе

«Халык контроле» мәгълүмати системасы аша шәһәрдә кар ташланган урын барлыгы турында хәбәр килә. Инспекторлар, урынга чыгып, 1300 кв.м мәйданны биләгән зур кар өемнәренә тап була.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмә бирү мәсьәләләре буенча семинар булып узды, анда ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов, Казан районара табигатьне саклау прокуроры урынбасары Ольга Мельник һәм ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе вәкиле Наилә Галиәскәрова катнашты.

Бу ел башына караганда 10 тапкырга диярлек күбрәк дип санала. Исегезгә төшерәбез, 1 марттан «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында»гы Федераль законга үзгәрешләр кертелде.


14
март, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, Актаныш районында экология мониторингы үткәрү барышында, «Коммунсервис» муниципаль унитар предприятиесендә берничә хокук бозу очрагын ачыклый.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының кайнар линиясенә Чистай халкыннан Ржавец елгасына канализация коеларыннан агынты сулар төшүе турында шикаять килә. Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре урынга чыгып, табигатьне саклау законнарын бозу фактын раслый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International