Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хәбәр иткәнчә, Берсут елгасы үзәнен чистарту буенча электрон бәйге игълан ителде

2022 елның 11 марты, җомга

«Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Кама урман сәнәгать хуҗалыгы авылы янындагы Берсут елгасы үзәнен чистарту» темасына электрон бәйге игълан ителде. Әлеге чараны финанслау «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына субвенцияләр рәвешендә бирелә торган акчалар исәбеннән гамәлгә ашырыла. Финанслауның суммасы - 126 987 727,5 сум. Электрон бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2022 елның 16 мартына кадәр кабул ителә.  Тулырак мәгълүматны гомумроссия электрон сәүдә мәйданчыгында урнаштырылган Zakazrf.ru сайтыннан табарга мөмкин (http:// zakazrf.ru). Аның номеры - № 011120000622000013.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International