Табигать ресурсларын ничек сакларга? Буа укучылары өчен экология дәресе үткәрелде

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Министрлыкның Идел Аръягы территориаль идарәсе экологлары электр энергиясен һәм суны экономияләү серләрен өйрәтте. Танып-белү дәресе Татарстан Республикасының Буа шәһәрендә урнашкан лицей-интернатта узды. Чараның төп максаты – укучыларга экологик белем бирү. Инспекторлар шәһәрдәге уңай экологик халәтнең кеше торымшына һәм сәламәтлегенә ничек тәэсир итүе турында сөйләде, табигать белән килешеп яшәргә киңәш итте. Балалар фикер алышуларда актив катнашты, сораулар бирде һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча үз вариантларын тәкъдим итте. Дәрес ахырында укучыларга, алган мәгълүматны дуслары һәм туганнары белән уртаклашу өчен, файдалы экологик гадәтләр язылган кесә китаплары-белешмәлекләр бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International