Яшь казанлыларга, экологлар күзлегеннән чыгып, дөнья турында сөйләделәр

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе белгечләре «136 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе укучыларына «Эколог күзлегеннән дөнья» дип аталган экология дәресе үткәрде. Дәрес уен формасында узды. Балалар викторинада катнашты, экологларның биремнәрен үтәде, ребуслар һәм кроссвордлар чиште. Укучыларга кешенең табигатькә нинди йогынты ясавы, барыннан да элек аның су һәм һаваны пычрату чыганагы булуы турында сөйләделәр. Истәлек итеп балаларга экология буенча махсус кулланмалар тапшырдылар. 

«Без мондый дәресләрне экология культурасы дәрәҗәсен күтәрү һәм балаларга табигатьтә үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтү өчен даими рәвештә уздырабыз», - дип билгеләп үтте Үзәк территориаль идарә белгечләре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International