Тәтешнең беренче сыйныф укучылары табигать турындагы белемнәрен арттырды

2022 елның 7 марты, дүшәмбе

«Ханжин П.С. исемендәге беренче номерлы Тәтеш гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә укучылар өчен «Җир – безнең уртак йортыбыз» дип аталган экология дәресе үткәрелде. Аның максаты – укучыларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе экологлары күрсәтмә материал сыйфатында «экологик эзне» киметү темасына карата презентация һәм видеоязмалар әзерләде. Укучыларга кеше эшчәнлегенең флора һәм фаунага нинди зыян китерә алуы һәм матур экологик гадәтләрнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Моннан тыш, белгечләр әйләнә-тирә мохитне ничек саклау турында киңәшләр бирде. Теориядән соң балалар дәреснең гамәли өлешенә кереште – алган белемнәрен уен формасында ныгытты. Экологлар беренче сыйныф укучыларына активлыклары өчен рәхмәт белдерде һәм аларга махсус экология темасына караган кулланмалар бүләк итте. Идел Аръягы территориаль идарәсе белгечләре билгеләп үткәнчә, мондый дәресләр һәм танып-белү шөгыльләре ярдәмендә балалар экология турында күбрәк белә, аларда табигатькә карата кайгыртучанлык һәм җаваплылык формалаша.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International