Ык буе территориаль идарәсе белгечләре торбаүткәргечне сүткән вакытта табигатьне саклау кагыйдәләренең бозылуына юл куймады

2022 елның 5 марты, шимбә

Кызыл Яр авыл җирлегендә чираттагы экология мониторингы вакытында экологлар яр буе зонасында законсыз эшләр баруын ачыклаган: билгесез затлар «Бавлынефть» нефть-газ чыгару идарәсенә караган су алу җайланмасындагы торба үткәргечләрнең бер өлешен сүтү максаты белән траншея казыган. Инспекторлар хокук бозучыларны туктаткан. Бераз соңрак, техниканың кемнеке булуын ачыкланганнан соң, юридик затка карата «Җирләрне бозу. Туфракның уңдырышлы катламын рөхсәтсез алу яки күчерү» Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 статьясы һәм «Су объектының яр буе саклау полосасында, су объектының су саклау зонасында хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекне гамәлгә ашыруның махсус режимын яисә эчә торган һәм хуҗалык-көнкүрештә кулланыла торган су белән тәэмин итү чыганакларын санитар саклау зонасы территориясендә хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекне гамәлгә ашыру режимын бозу» Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 1 өлешендәге 8.42 статьясы буенча беркетмәләр төзелгән. Аңа ике йөз утыз алты мең сум күләмендә штраф салынган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International