Экологлар Казанда чираттагы законсыз кар ташлау урынын ачыклый

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе адресына Казан шәһәре Яңа Савинов районында урнашкан сәүдә-күңел ачу комплексларының берсе янында законсыз кар ташлау факты буенча хәбәр килә. Үзәк территориаль идарә инспекторлары күрсәтелгән адрес буенча барып, рөхсәтсез кар ташлау фактын раслый. Пычранган территориянең мәйданы - 125 кв.м., күләме - 103 куб.м җитә.

Идарә белгечләре тарафыннан вазифаи затка карата Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 3.6 статьясындагы 1 өлеше буенча «Җирлек һәм шәһәр округы территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу» беркетмәсе төзелә. Материал, карап тикшерү өчен, Казан шәһәре Башкарма комитетының Административ-техника инспекциясе идарәсенә тапшырыла. Тикшерү нәтиҗәләре буенча кисәтү ясала һәм әлеге җитешсезлекне бетерү турында күрсәтмә чыгарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International