ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Узган ялларда «Көньяк» сәүдә-тамаша үзәге мәйданында Бөтендөнья балаларны яклау көненә һәм Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көненә багышланган «Балаларга – яшел дөнья» бәйрәме үткәрелде. Барлык теләүчеләр «ДАШКА» балалар архитектура-дизайн мәктәбе җитәкчелегендә катыргы ЭКО-шәһәр төзүдә катнаша алдылар. Җыелган халыкка «Радуга» экологик театрының «Нарат турында баллада» театраль тамашасы күрсәтелде. Бәйрәмдә шулай ук Татарстанның нәфис гимнастика буенча абсолют чемпионы, Россиянең спорт мастеры Дарья Шарованың бию һәм пластика студиясе ярдәмендә оештырылган балалар бию конкурсы үткәрелде. «Көньяк» капкасы алдында исә сәнгать бәйгесе булып узды.

31
май, 2014 ел
шимбә
Бүген Су спорты сараенда, Татарстан дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, йөзү ярышлары булып узды. Беренче урынны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасы яулады. Икенче урында – Хезмәт, шөгыльлелек һәм социаль яклау министрлыгы командасы, өченче урында – Татарстан Президенты аппараты командасы.

30
май, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында табигать саклау буенча җәмәгать инспекторларына таныклыклар тапшыру тантанасы булып узды. Документларны министр Артем Сидоров тапшырды. Ул табигать саклаучыларны күренекле вакыйга белән котлады, табигать саклау кебек катлаулы эштә гадел һәм катгый булырга чакырды.
Шулай ук бүген министр урынбасары – табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов шөгыль үткәреп, җәмәгать инспекторларына эш өчен кирәкле белешмә материаллар тапшырды.
2014 елның 1 июнендә “Көньяк” сәүдә-тамаша үзәгендә (адресы: Җиңү проспекты 91) Халыкара балаларны яклау көненә һәм Халыкара әйләнә-тирәлекне яклау көненә багышланган “Балаларга – яшел дөнья” исемле бәйрәм чаралары уздырыла.

28
май, 2014 ел
чәршәмбе
28 майда, Казан шәһәренең Совет районы территориясенең санитар-экологик торышын тикшергәндә, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының дәүләт инспекторлары сыек калдыклар (нефть эшкәртү продуктлары дип фаразлана) түгелү фактын ачыклады, адресы – Себер тракты 34/10. Шул факт буенча экологик тикшерү акты төзелде, пычранган территориянең мәйданы үлчәнде, туфрактан һәм калдыкның үзеннән пробалар алынды. Пычратылган җирнең тулай мәйданы 1200 квадрат метр. Түгелү урынына кичекмәстән Экология министрлыгының махсуслашкан үзәк аналитик контроль инспекциясе белгечләре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан шәһәр идарәсе һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәр идарәсенең Совет районындагы 12нче “Гвардия” полиция бүлеге хезмәткәрләре чакырылды.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында “Татарстанда табигать саклау йомгаклары: тарихы һәм бүгенгесе” дигән, Татарстанның беренче табигать саклау министры Анатолий Щеповских истәлегенә багышланган китап ясау буенча редакцион коллегия әгъзалары белән очрашу булып узды.
Түгәрәк өстәл артына республиканың әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләре: Валериан Гаранин, Венера Латыйпова, Рифгать Шаһидуллин һәм башкалар җыелган иде. Анда шулай ук Нина Щеповских катнашты.

16
май, 2014 ел
җомга
Татарстанда санитар-эпидемиологик икеайлык дәвам итә. Тулаем, торак пунктлар тәртипкә китерелгән. Хәзер эре торак пунктларга, аерым алганда Казан шәһәренә якын торган территорияләрдә рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын бетерү эшләре бара. Шул максаттан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы җитәкчелеге республика территориясен вертолеттан күзәтүләр оештыра.

15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казанда, санитар-экологик икеайлык кысаларында, халык күпләп ял итә торган урыннарны чистарту буенча “Яшел башкала” акциясе уздырылды. Җәмәгать оешмалары активистлары, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан милли тикшеренү-технология университеты студентлары “Миллениум” күпере төбәгендә Казансу елгасының яр буе зонасын тәртипкә китерделәр, 80 капчык чамасы чүп-чар җыелды. Ә Локомотив пляжы территориясен Казан дәүләт энергетика университеты студентлары җыештырды, алар 40 капчык чүп-чар җыйды. Бу көнне акциядә барлыгы 250 чамасы кеше катнашты.
2014 елның 12 маенда Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында “Бердәм экологик дәрес” дигән еллык республика акциясе уздырылды, ул Халыкара Экологик белемнәр көненә багышланган иде. Бишенче тапкыр уздырылган бу акцияне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, республика районнары һәм шәһәр округлары хакимиятләре белән хезмәттәшлек итеп, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырды. Лекторлар сыйфатында Экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге, Россия кулланучылар күзәтчелеге, Россия табигать күзәтчелеге, Казан районара табигать саклау прокуратурасы, Идел-Кама дәүләти табигать-биосфера тыюлыгы хезмәткәрләре, җәмәгать оешмалары активистлары чыгыш ясады.

14
май, 2014 ел
чәршәмбе
Бу көннәрдә Казанда, санитар-экологик икеайлык кысаларында, халык күпләп ял итә торган урыннарны җыештыру буенча “Яшел башкала” акциясе бара. Чараны Казан шәһәр башкарма комитеты, шәһәрнең җәмәгать оешмалары, республика ВУЗлары ярдәме белән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырды. Бүген Казан дәүләт аграр университеты студентлары һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре Зәңгәр күл территориясен тәртипкә китерделәр, 50 капчык чамасы чүп-чар җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International