«Яшел башкала» акциясендә Казансу ярлары чүп-чардан чистартылды

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Казанда, санитар-экологик икеайлык кысаларында, халык күпләп ял итә торган урыннарны чистарту буенча “Яшел башкала” акциясе уздырылды. Җәмәгать оешмалары активистлары, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан милли тикшеренү-технология университеты студентлары “Миллениум” күпере төбәгендә Казансу елгасының яр буе зонасын тәртипкә китерделәр, 80 капчык чамасы чүп-чар җыелды. Ә Локомотив пляжы территориясен Казан дәүләт энергетика университеты студентлары җыештырды, алар 40 капчык чүп-чар җыйды. Бу көнне акциядә барлыгы 250 чамасы кеше катнашты.
“Яшел башкала” акциясен Казан шәһәр башкарма комитеты, шәһәрнең җәмәгать оешмалары, республика ВУЗлары ярдәмендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырды.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International