Татарстан Экология министрлыгы командасы йөзү ярышларында беренчелекне алды

2014 елның 31 мае, шимбә
Бүген Су спорты сараенда, Татарстан дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, йөзү ярышлары булып узды. Беренче урынны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасы яулады. Икенче урында – Хезмәт, шөгыльлелек һәм социаль яклау министрлыгы командасы, өченче урында – Татарстан Президенты аппараты командасы.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International