ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров шушы көннәрдә Түбән Новгородта узучы “Бөек елгалар” 16нчы Халыкара фәнни-индустриаль форумында катнаша. Форум дөньяның бөек елгалары экономикасын тотрыклы, экологик куркынычсыз үстерү проблемаларына багышланган. Аның төп бурычлары булып тотрыклы үсешнең хокукый, норматив һәм экономик механизмнарын әзерләү, елга бассейннарындагы төбәкләрнең эшчәнлеге белән идарә итүнең һәм координацияләүнең, халыкара хезмәттәшлекнең һәм халыкара проектларны тормышка ашыруның нәтиҗәле формаларын булдыру тора.

8
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Горький тимер юлының Казан төбәге Казан – Коркачык – Юдино – Яшел Үзән – Казан маршруты буенча кабаттан комиссия белән карап узылды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Горький тимер юлы хезмәткәрләре, Татарстан буенча Россия табигать күзәтчелеге, Россия кулланучылар күзәтчелеге, Казан шәһәренең Административ-техник инспекциясе, Казан шәһәре, Биектау һәм Яшел Үзән районнары хакимиятләренең вәкилләре тимер юл буйларының санитар торышын күзәттеләр. Исегезгә төшерәбез – беренче карап узу 2014 елның 25 апрелендә булган иде. Чүпләнгән территорияләрне чистарту буенча күп эшләр эшләнде. Тулаем тәртип булдырылды, калган рөхсәтсез калдык ташлау урыннарын бетерү дәвам итә.
12 май көнне Татарстанның белем бирү оешмаларында Халыкара Экологик белемнәр көненә багышланган “Бердәм экологик дәрес” акциясе уздырыла.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге, Россия кулланучылар күзәтчелеге, Россия табигать күзәтчелеге, Казан районара табигать саклау прокуратурасы хезмәткәрләре, галимнәр, җәмәгать оешмалары активистлары мәктәп балаларына һәм студентларга, яшь буында әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләү максатыннан, лекцияләр укыячак.
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Апас районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын тәбрикләүгә багышланган тантанада катнашты. Район сабантуе болынында меңгә якын Апас халкы һәм кунаклар җыелган иде. Министр аларны Бөек Җиңү көне белән котлады, барысына да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм күңел көрлеге теләде.
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, җәмәгать инспекторлары белән берлектә, Казан шәһәренең Яңа Савино районына рейд ясадылар. Эшчеләр урамыннан Казансу елгасы яр буена чыгу юлы “Синтез” ишкәк спорты базасы территориясен коймалау аркасында чикләнгән булып чыкты. Шул хокук бозу өчен Россия Федерациясе КоАПның “Гражданнарның гомум кулланыштагы су объектына һәм аның яр буена ирекле бару юлын тәэмин итү шартын үтәмәү” дигән 8.12.1 статьясы буенча 300 мең сумга кадәр штраф каралган.

7
май, 2014 ел
чәршәмбе
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Үзәк территориаль идарә инспекторлары Царицыно бистәсенә бардылар, анда Бәхетле урамы 28а йорты янында калдыкларны вакытында чыгармау аркасында рөхсәтсез чүплек барлыкка килгән булып чыкты. Чүпләнгән территориянең мәйданы 100 кв. метр. Хәзерге вакытта, җавапка тартыр өчен, бу административ хокук бозуга китергән затлар ачыклана.

30
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Әйләнә-тирәлекне саклау идарәсе белгечләре “Татнефть – АЗС Центр” ҖЧҖнең нефть продуктларын агызганда мотор ягулыгы парларын резервуарлардан һәм ягулык бүлгеч колонкалардан автоцистерналарга җыеп арытаба нефть базаларында рекуперацияләү өчен булган, Казан ш. Әмирхан урамы 21а автоягулык станциясендә куелган йомык системасының эшен карадылар. Агызу мизгелендә Министрлыкның Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре станция территориясендә һәм аны торак йортлардан аерып торган санитар саклау зонасы чигендә атмосфера һавасына пробалар алдылар.

26
апрель, 2014 ел
шимбә
Бүген республикада Урман хуҗалыгы министрлыгы оештырган “Агач утырту көне” үткәрелә. Татарстанның шәһәр һәм районнарында 1 миллионнан артык нарат, чыршы, каен үсентесе утыртылачак. Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре Кадыш бистәсе кишәрлегендә узган акциядә катнашып, 300дән артык ылыслы токым үсентесе утырттылар.
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре “Яшел шимбә” акциясендә актив катнаштылар. Өмә кысаларында Дәрвишләр бистәсенең урман массивы территориясе (2013 елның апрелендә битум түгелгән урын) җыештырылды. Былтыр 12 октябрьдә Экология министрлыгы көчләре белән бу территориягә 1200ләп нарат, миләш һәм каен үсентесе утыртылган иде, бүген тагын 300 ылыслы токым үсентесе утыртылды.
Бүген Казанда “Бүтәнгә булыш” җәмәгать оешмасы “Агачны коткар” дигән макулатура җыю акциясе үткәрде. Республика халкы игътибарын экология һәм чималны икенчел эшкәртү проблемаларына юнәлтүгә багышланган бу чарада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре дә катнашты.
Казанда макулатураны шундый адреслар буенча тапшырырга мөмкин:
– Себер тракты 23а, телефон 240-17-59 (һәр айның соңгы шимбәсендә);
– Васильченко урамы 12/4, телефон 512-04-95;
– Халезов урамы 21;

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International