Татарстанда 20 меңнән артык мәктәп укучысы «Бердәм экологик дәрес»тә катнашты

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе
2014 елның 12 маенда Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында “Бердәм экологик дәрес” дигән еллык республика акциясе уздырылды, ул Халыкара Экологик белемнәр көненә багышланган иде. Бишенче тапкыр уздырылган бу акцияне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, республика районнары һәм шәһәр округлары хакимиятләре белән хезмәттәшлек итеп, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырды. Лекторлар сыйфатында Экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге, Россия кулланучылар күзәтчелеге, Россия табигать күзәтчелеге, Казан районара табигать саклау прокуратурасы, Идел-Кама дәүләти табигать-биосфера тыюлыгы хезмәткәрләре, җәмәгать оешмалары активистлары чыгыш ясады.
Акция кысаларында Казан (Идел буе) федераль университетының IT-лицей-интернаты укучылары өчен Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов һәм Идел-Кама дәүләте табигать-биосфера тыюлыгы белгечләре тыюлык дендрариена экскурсия үткәрделәр. Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары өчен министрлык белгечләре гамәли чара үткәрде, анда студентлар экомониторинг нигезләре белән таныштылар. Моннан тыш, мәктәпләрдә викториналар, театраль тамашалар, мәктәп территориясен җыештырулар, агач утыртулар булып узды.
Тулаем Татарстан буенча “Бердәм экологик дәрес” барлык муниципаль районнарда үткәрелде, анда 20 меңнән артык мәктәп укучысы әйләнә-тирәлекнең торышы һәм аны саклау мәсьәләләре белән танышты. Белем бирү оешмалары китапханәләренә 800 китап һәм журнал, шул исәптән “Татарстан Республикасының Кызыл Китабы”, “Татарстан Республикасының аерата саклаулы территорияләре реестры”, “Урман каравылы” китаплары, “Татарстан экологиясе”, “Зеленушка” журналлары тапшырылды.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International