Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Экология
һәм табигать ресурслары министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының миссиясе
Министрлыкның 30 еллыгы
Министрлык тарихы
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Структура
Министрлык коллегияләре
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы каршындагы Иҗтимагый шура
Фәнни-техник совет
Ведомствога караган оешмалар
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы территориаль идарәләре исемлеге
Министрлык логотибы
Эшчәнлек
Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлеге
Илкүләм проектлар
Конференцияләр, бәйгеләр, СЮКО ярдәм итү
Министрлык эшчәнлеге
Экология буенча дәүләт күзәтчелеге
Геология буенча дәүләт күзәтчелеге
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Планнар һәм программалар
Аналитик һәм статистик материаллар
Коррупциягә каршы көрәш
Кадрлар турында
Белешмә системалары, кадастрлар, реестрлар
Вәзгыятьләр үзәге
Цифрлы үзгәртеп кору
Файдалы мәгълүматлар
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Федераль норматив хокукый актлар
Нормативно-правовые акты Республики Татарстан
Җайга салу йогынтысын бәяләү
ТР ЭТРМ документлары
Министрлыкта эшләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Бүтән норматив-хокукый актлар
ТР ЭТРМ норматив хокукый актларын гамәлдән чыккан дип тану турындагы эшләр буенча суд карарлары турында белешмәләр
ТР ЭТРМ һәм ТИ норматив хокукый актларына, гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерүнең суд һәм арбитраж тәртибе
Прокурор аңлата
Матбугат хезмәте
Презентацияләр
Татарстан Республикасы табигате һәм табигать ресурслары. Рәсемле энциклопедия
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чараларында басылган материаллар
"С чистого листа" журналы
"Зеленушка" журналы
“Экология Татарстана” журналы
Еш бирелә торган сораулар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен
Интернет кабул итү бүлмәсе
Кирәкле мәгълүматлар
Министрлык җитәкчелегенең физик һәм юридик затларны кабул итү вакыты
Норматив документлар
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының гамәлләренә, гамәл кылмавына шикаять белдерү тәртибе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү анализы
Министрлыкта гражданнарны бердәм кабул итү көне буенча хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы
Балаларны яклау көнендә экологик бәйрәм үткәрелде
2014 елның 2 июне, дүшәмбе
Узган ялларда «Көньяк» сәүдә-тамаша үзәге мәйданында Бөтендөнья балаларны яклау көненә һәм Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көненә багышланган «Балаларга – яшел дөнья» бәйрәме үткәрелде. Барлык теләүчеләр «ДАШКА» балалар архитектура-дизайн мәктәбе җитәкчелегендә катыргы ЭКО-шәһәр төзүдә катнаша алдылар. Җыелган халыкка «Радуга» экологик театрының «Нарат турында баллада» театраль тамашасы күрсәтелде. Бәйрәмдә шулай ук Татарстанның нәфис гимнастика буенча абсолют чемпионы, Россиянең спорт мастеры Дарья Шарованың бию һәм пластика студиясе ярдәмендә оештырылган балалар бию конкурсы үткәрелде. «Көньяк» капкасы алдында исә сәнгать бәйгесе булып узды.
Республиканың яшь буыны өчен экологик агарту чаралары үткәргәне һәм күпьеллык экологик тәрбия эшчәнлеге өчен «Көньяк» сәүдә-тамаша үзәге идарә компаниясе директоры Лилия Ибәтуллина һәм «Радуга» балалар экологик театрының сәнгать җитәкчесе Андрей Шкуро Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Бәйрәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының, «Яшел Бастион» иҗтимагый һәм гражданлык башлангычлары фондының турыдан-туры ярдәме белән үткәрелде.
Министрлыкның матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2026 ел
ТР Геоүзәге белгечләре судан файдалану килешүләрен һәм җир асты суларын чыгаруга лицензияләрне ничек дөрес рәсмиләштерергә икәнен сөйләячәк
Экология министрлыгы барлык теләүчеләрне “ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе” дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре үткәрәчәк семинарларда катнашырга чакыра.
2
апрель, 2026 ел
Яшь эшмәкәрләрне һәм экологларны “Планета – безнең байлыгыбыз” конкурсында катнашырга чакырабыз
2026 елның 19 маена кадәр “Планета - безнең байлыгыбыз” Бөтенрәсәй балалар һәм яшьләр проектлары конкурсына гаризалар кабул итү ачык, ул “Экологик иминлек” милли проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә. Катнашуга 10 яшьтән 25 яшькә кадәрге актив яшьләр чакырыла.
Экологлар Мамадыш районында файдалы казылмалар чыгаручы компаниядә хокук бозу очрагын ачыклаган
Элегрәк Кама буе идарәсе белгечләре Мамадыш районындагы “Южно-Отаркинское-3” ятмасында файдалы казылмалар чыгаручы “Дорожник” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә табигатьне саклау законнарын бозуны ачыклаганнар иде.
Экология министры Азат Җиһаншин “ЭНЕРГОПРОМ” форумында катнаша
1 апрельдән 3 апрельгә кадәр “Казан Экспо”да “ЭНЕРГОПРОМ” Казан халыкара электр энергетикасы форумы уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз