Экология министрлыгында табигать саклау буенча җәмәгать инспекторларына таныклыклар тапшыру тантанасы

2014 елның 30 мае, җомга
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында табигать саклау буенча җәмәгать инспекторларына таныклыклар тапшыру тантанасы булып узды. Документларны министр Артем Сидоров тапшырды. Ул табигать саклаучыларны күренекле вакыйга белән котлады, табигать саклау кебек катлаулы эштә гадел һәм катгый булырга чакырды.
Шулай ук бүген министр урынбасары – табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов шөгыль үткәреп, җәмәгать инспекторларына эш өчен кирәкле белешмә материаллар тапшырды.
Җәмәгать инспекторы таныклыгын алучылар:
1. Алексей Николаев (Идел аръягы территориаль идарәсе)
2. Илзирә Гыймадиева (Төньяк территориаль идарә)
3. Шәфыйк Галиев (Үзәк территориаль идарә)
4. Леназ Мөхәммәтшин (Үзәк территориаль идарә)
5. Рафаил Кәрамов (Үзәк территориаль идарә)
6. Айсылу Ибраһимова (Үзәк территориаль идарә)
7. Алмаз Зиннәтуллин (Үзәк территориаль идарә)
8. Елена Малова (Үзәк территориаль идарә)
9. Рәсүл Шәрифҗанов (Үзәк территориаль идарә)
10. Руслан Арсланов (Үзәк территориаль идарә)
11. Юрий Емельянов (Үзәк территориаль идарә)
12. Андрей Храмов (Үзәк территориаль идарә)
13. Илдар Хөснуллин (Идел-Кама территориаль идарәсе)
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International