Кара төстәге сыеклык түгелгән

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
28 майда, Казан шәһәренең Совет районы территориясенең санитар-экологик торышын тикшергәндә, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының дәүләт инспекторлары сыек калдыклар (нефть эшкәртү продуктлары дип фаразлана) түгелү фактын ачыклады, адресы – Себер тракты 34/10. Шул факт буенча экологик тикшерү акты төзелде, пычранган территориянең мәйданы үлчәнде, туфрактан һәм калдыкның үзеннән пробалар алынды. Пычратылган җирнең тулай мәйданы 1200 квадрат метр. Түгелү урынына кичекмәстән Экология министрлыгының махсуслашкан үзәк аналитик контроль инспекциясе белгечләре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан шәһәр идарәсе һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәр идарәсенең Совет районындагы 12нче “Гвардия” полиция бүлеге хезмәткәрләре чакырылды.
Әлеге факт буенча административ тикшерү эше кузгатылды, гаеплеләрне җавапка тарту һәм әйләнә-тирәлеккә салынган зыянны исәпләү өчен материаллар әзерләнә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International