Вертолеттан күзәтү вакытында калдыклар белән эш итү таләпләре үтәлмәү ачыкланды

2014 елның 16 мае, җомга
Татарстанда санитар-эпидемиологик икеайлык дәвам итә. Тулаем, торак пунктлар тәртипкә китерелгән. Хәзер эре торак пунктларга, аерым алганда Казан шәһәренә якын торган территорияләрдә рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын бетерү эшләре бара. Шул максаттан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы җитәкчелеге республика территориясен вертолеттан күзәтүләр оештыра.
2014 елның 8 маенда чираттагы бер очышта Казан шәһәренең Идел буе һәм Вахитов районнары, Лаеш районы күзәтелде. 43 рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны ачыкланды, хәзер аларны бетерү эшләре алып барыла. Ачыкланган бозулар буенча муниципалитетларның коммуналь службаларына да, юридик затларның эшчәнлегенә дә дәгъвәләр бар. Мәсәлән, һавадан күзәтү барышында Казанның Идел буе районында, “Урман шәһәрчеге” торак комплексы янында урнашкан “База” ҖЧҖ (тимер-бетон эшләнмәләр заводы) территориясендә рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны табылды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары шунда барып карап, бер чокырга төзелеш чүп-чары ташлауны һәм 2 мең квадрат метр мәйданда җирне асфальт-бетон катнашмасы белән пычратуны ачыкладылар. Хәзерге вакытта бу административ хокук бозуның сәбәпләре тикшерелә. Моның өчен юридик затларга “Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче һәм башка куркынычлы матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү” РФ КоАП 8.2 статьясы буенча ике йөз илле мең сумга кадәр штраф һәм “Җирләрне бозу” РФ КоАП 8.6 статьясы буенча кырык мең сумга кадәр штраф каралган. Хәзерге вакытта административ тикшерү үткәрелә, табигатькә салынган зыян исәпләнә. Хәлнең торышы Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының аерым контроленә алынган.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International