ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Чаллы шәһәренең Бакчачылык урамында урнашкан предприятиеләрнең атмосфера һавасына зарарлы (пычраткыч) матдәләр чыгаруы турында гражданнар мөрәҗәгатьләренә нигезләнеп, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре шул хокук бозуга бәйләнешле затларга карата административ тикшерү үткәрделәр.

11
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, ЛОВД, ОБЭП хезмәткәрләре белән берлектә, 2014 елның 6 маенда, дәүләти экологик мониторинг кысаларында, Түбән Кама сусаклагычы акваториясенә рейд үткәрделәр. Киң таралган файдалы казылмаларны, атап әйткәндә руда булмаган төзелеш материалларын “Кама Транс Флот” ҖЧҖ милкендәге “Прага-4” земснарядын файдаланып чыгару ачыкланды. Бу эш 2014 елның 25 апреленнән 6 маена кадәр эшләнгән, казылмалар төрле компанияләр милкендәге “Окский 21”, “Дунайский 47”, “Алтай”, “Окский 37”, “Кама 1”, “Дунайский 18”, “Коломна 1”, “Дунайский 22” баржаларына төялгән. Киң таралган файдалы казылмалар тулаем 46 963 тонна чыгарылган. Зыян 9 миллион 990 мең 307 сум исәпләнә. Казылма чыгаруның адресы: ТР, Минзәлә районы, Кама елгасы суднолар йөрешенең 1668 – 1669 км арасы. “Прага-4”тә шундый лицензияләре булган:
1. ТУК № 01082 ТЭ, иясе “Кама-Волга Транс” ҖЧҖ ТК, “Тарлау-2” яткылыгы, Кама елгасы суднолар йөрешенең 1657,0 - 1662,25 км интервалы.
Бүген Мәскәүдә, Дәүләти Кремль Сараенда, Табигать саклау өлкәсендә федераль күзәтчелек службасының 10 еллыгына һәм Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау – Эколог көненә багышланган тантаналы чаралар үткәрелә. Чараларда федераль һәм региональ дәүләт хакимияте органнарыннан, экологик оешмалардан, бизнес җәмгыятьләреннән вәкилләр катнаша. Татарстан делегациясен Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибгатуллин, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, Татарстан буенча Россия Табигать күзәтчелеге җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов тәшкил итә.
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Арча районындагы “Табигать дуслары” җәйге мәктәп яны лагерына бардылар. (Лагерьның эше яшь буынга экологик тәрбия һәм аң-белем бирүгә юнәлтелгән.) Белгечләр анда лекция укыдылар, туган як табигатен саклау турында фильм күрсәттеләр, балаларның сорауларына җавап бирделәр.

10
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Традиция буларак, июньнең беренче шимбәсендә Россиядә Халыкара сулыкларны чистарту көне билгеләп үтелә.
Су астында йөзү клублары бу көндә җирле сулыкларга барып, яр буйларын һәм су төбен аквалангистлар ярдәмендә чистарталар. Казанда акция 7 июньдә Тирән һәм Аккош күлләрендә үткәрелде, аны Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Казан мэриясе ярдәмендә оештырды. Сулыкларны чистарту көнендә экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов, министр урынбасары – табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов, Рус география җәмгыяте вәкилләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм активистлар да катнашты. Күлләр территориясеннән һәм су төбеннән 7 кубометр чүп-чар чыгарылды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республикада үткәрелгән санитар-экологик икеайлык йомгаклары буенча брифинг уздырылды.
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров журналистларга, 1 апрельдән 1 июньгә кадәрге рейд тикшерүләрендә дәүләт инспекторлары 5567 табигать саклау законнарын бозу очрагын ачыклады, дип белдерде. Административ җаваплылыкка 182 юридик зат тартылган, вазифалы һәм физик затларга 4475 беркетмә төзелгән. Салынган штрафларның тулай суммасы – 26 миллион 530 мең сум. Икеайлык чорында ачыкланган 1217 рөхсәтсез чүплекнең 1085е, ягъни 89%ы бетерелгән.

4
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
5 июньдә республикабызда һәм бөтен илебездә Эколог көне, ә дөнья күләмендә Әйләнә-тирәлекне саклау көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм табигатьне саклау һәм тергезү кебек игелекле эшкә хәл кадәренчә өлеш кертүчеләрнең барсына да кагыла. Әмма бүген әйләнә-тирәлекне саклаучы һөнәр ияләрен генә түгел, көндәлек үз тормышында табигый байлыкларны саклау һәм арттыру турында кайгыртучыларны да котлыйсы килә. Шунысы да сөенечле – соңгы елларда бездә экологик хәрәкәткә бөтен халык кушылды, һәм ул иң югары политик кимәлдә дә яклана. Цивилизациянең киләчәге, җир йөзендә җәмгыятьнең тотрыклы үсеше, һәр кешенең тормышы үзебезнең тырышлыкка бәйле икәнне елдан-ел күбрәк кешеләр төшенә бара.
2014 елның 5 июнендә Россия, Белоруссия һәм Казахстан территорияләрендә Эколог көне үткәрү кысаларында беренче Халыкара экологик өмә үткәрелә.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, экологик җәмәгать оешмалары активистлары һәм “Бердәм Россия” политик партиясенең “Яшь гвардиясе” белән бергә, Кабан күле ярларын чүп-чардан чистартачак. Шундый ук җыештырулар Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында уздырыла.
Пермь крае Чайковский районында Кама елгасында булган вакыйга уңаеннан (2014 елның 1 июнендә өч мең тонна чамасы техник тоз төягән баржа баткан иде), Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе һәм Кама аръягы территориаль идарәләре белгечләре, су объектының экологик торышы начараюдан саклану максатында, Кама елгасыннан әледән-әле су пробалары алалар. Мәсәлән, Красный Ключ бистәсенең техник су алгычы төбәгендә, Чаллы һәм Алабуга су алгычлары төбәгендә пробалар алынды.

3
июнь, 2014 ел
сишәмбе
3-6 июньдә Мәскәүнең “Крокус Экспо” күргәзмә үзәгендә “ЭКВАТЕК-2014” халыкара форумы үткәрелә. Ул Россиядә һәм БДБда су белән тәэмин итү һәм су бүлү, су технологияләре, су чыганакларыннан бәрәкәтле файдалану һәм аларны яңадан торгызу мәсьәләләренә багышланган иң эре конгрессион чара булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International