Казанда «Яшел башкала» акциясе бара

2014 елның 14 мае, чәршәмбе
Бу көннәрдә Казанда, санитар-экологик икеайлык кысаларында, халык күпләп ял итә торган урыннарны җыештыру буенча “Яшел башкала” акциясе бара. Чараны Казан шәһәр башкарма комитеты, шәһәрнең җәмәгать оешмалары, республика ВУЗлары ярдәме белән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырды. Бүген Казан дәүләт аграр университеты студентлары һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре Зәңгәр күл территориясен тәртипкә китерделәр, 50 капчык чамасы чүп-чар җыелды.
Иртәгә, 15 майда, акция Казансу елгасының яр буе зонасында, “Миллениум” күпере төбәгендә һәм Локомотив пляжы территориясендә узачак. Анда җәмәгать оешмалары активистлары, шәһәр халкы, Татарстан ВУЗларында укучы студентлар катнашачак.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International