Thebook “ResultsofnatureprotectioninTatarstan: historyand modernity” was presented at the Ministry

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында “Татарстанда табигать саклау йомгаклары: тарихы һәм бүгенгесе” дигән, Татарстанның беренче табигать саклау министры Анатолий Щеповских истәлегенә багышланган китап ясау буенча редакцион коллегия әгъзалары белән очрашу булып узды.
Түгәрәк өстәл артына республиканың әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләре: Валериан Гаранин, Венера Латыйпова, Рифгать Шаһидуллин һәм башкалар җыелган иде. Анда шулай ук Нина Щеповских катнашты.
Китапка Петр I указларыннан алып хәзерге чорга кадәр Россиядә табигать саклау тарихы буенча белешмәләр, бигрәк тә Татарстан табигатен саклауга турыдан-туры катнашлы булганнары кертелә. Анда шулай ук элекке һәм хәзерге галимнәрнең Татарстан территориясендә үткәргән экологик тикшеренүләре бәян ителәчәк.
Очрашуны Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов алып барды һәм булачак китап өстендә эшләүчеләрнең барысына да рәхмәт әйтте, арытаба да хезмәттәшлеккә өмет белдерде.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International