Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы дәүләт реестрына кертелгән әйләнә-тирә мохиткә тупланган зыян объектларының исемлеген тулыландырды. Бу хакта ведомствоның рәсми сайтында хәбәр ителә. Тиешле боерыкка Россия Табигать министрлыгы башлыгы Сергей Донской кул куйган. Документ буенча дәүләт реестрына Россиянең 18 төбәгендә әйләнә тирәгә тупланган зарарның 52 объекты кертелгән.
Су турында халыкара We Are Water кыска метражлы фильмнар конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул ителә башлады, анда 18 яшенә җиткән теләсә кем катанаша ала.
Конкурс 3 номинация буенча уза:
- Документаль фильм;
- Нәфис фильм;
- Анимация.
Бүген Казанда эшләп туктаган батарейкаларны кабул итү буенча 5 пункт эшли башлады. Пилот проект узган елның ноябрендә старт алды. Ике ай дәвамында 5 тоннадан артык эшкә яраксыз батарейка җыеп алынды. Хәзерге вакытта анализ уздырылды: җыю эше актив башкарылмаган урыннардан контейнерлар тулысынча алыначак. Шәһәрнең кеше күп йөргән районнарында зур күләмле яңа чүп савытлары барлыкка киләчәк.
2018 елның 13 мартыннан 15енә кадәр "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә "Энергетика. Ресурс саклау" 19 нчы халыкара махсуслаштырылган күргәзмә һәм "Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау" 18 нче халыкара симпозиумы узачак. Оештыручылар булып Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы,
Атмосфера һавасын пычрату күренеше туктатылды. Чаллы предприятиесеннән чыгарылган сәнәгый ташландыклар табигать саклау нормаларына җавап бирә. Атмосфера һавасын саклау таләпләрен үтәү буенча яңадан уздырылган тикшерү барышында экологлар әнә шундый нәтиҗә ясады. Элегрәк Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман яны территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан билгеләнгәнчә,
11 гыйнвар көнне, гадәткә әйләнгәнчә, безнең илдә Тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләп үтелә. Нәкъ шушы көнне 1917 елда Россиядә, баргузин кеше (соболь) һәм Байкалдагы башка хайван популяцияләрен саклау максатында, иң беренче Баргузин дәүләт тыюлыгы оештырыла. 1986 елда ЮНЕСКО карары нигезендә әлеге тыюлыкка биосфера статусы бирелә, ул биосфера резерватларының халыкара челтәренә кертелә.
2018 елның 23-26 апрелендә Мәскәүдә Россиянең И.М.Губкин исемендәге нефть һәм газ дәүләт университетында 72 нче Халыкара "Нефть һәм газ – 2018" яшьләр фәнни конференциясе булачак. Чарада югары һәм урта белем бирү учреждениеләрендә укучылар, шулай ук яшь галимнәр һәм 35 яшькә кадәрге нефть-газ тармагы оешмалары белгечләре катанаша алачак. Катнашу өчен 2018 елның 15 февраленә кадәр конференция сайтында: http://neftegaz.gubkin.ru/ электрон теркәлү процедурасын узарга һәм доклад тезисларын беркетергә кирәк.
Су турында халыкара We Are Water кыска метражлы фильмнар конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул ителә башлады, анда 18 яшенә җиткән теләсә кем катанаша ала.
Конкурс 3 номинация буенча уза:
- Документаль фильм;
- Нәфис фильм;
- Анимация.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Киндерле елгасы ярында 400 куб метр күләмендә пычрак кар ятуын ачыклады. Карны шушы рәвешле рөхсәтсез урнаштырган урын Казанның Совет районы белән республиканың Биектау районы кисешкән җирдә М7 автотрассасы узучы күпер астында теркәлде.
"ТГК-16" ААҖ филиалы булган "Казанская ТЭЦ-3" предприятиесеннән агызылган чистартылмаган сулар Казансу елгасына эләгә торган булган. Казан районара табигать саклау прокуратурасы вәкилләре белән берлектә уздырылган уртак рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары сульфатларның, ион фосфатларының, нефть продуктларының, фенол һәм пычратучы башка матдәләрнең артып китү очрагын ачыклады.