ЭКОяз-2018 кысаларында Татарстанның урта һөнәри һәм югары белем бирү йортларында белем алучы студентлар Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының яңа акциясендә катнаша ала. Катнашу өчен телефонга санкцияләнмәгән рәвештә урнаштырылган чүплекне фотога төшерергә һәм сурәтне "Халык контроле" системасы аша Экоминистрлыкка җибәрергә кирәк. #ЭКОяз2018 йомгаклары буенча иң актив катнашучылар "Иң актив ВУЗ/ССУЗ" һәм "Иң актив студент" номинацияләрендә призлар алачак.
Исегезгә төшерик, законсыз рәвештә урнаштырылган чүплек урыннарын ясалган фотоларны төрле яшьтәге вәкилләр җибәрә ала. Гражданнарга җайлы булсын өчен Татарстанда Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасы эшли. Табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында түбәндәгечә хәбәр итәргә мөмкин:
- (843)267-68-67 телефоны буенча;
- eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;
- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;
- "Халык контроле" системасында "Экология" категориясенә;
- "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымтасы буенча.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы аша 17 хәбәр килде, шуларның 9ы – законсыз чүплекләр буенча. Калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыру турында 5 хәбәр "Мәктәп эко-патруле" кесә телефоны кушымтасы аша килде. Whats App, Telegram телефон кушымталары ярдәмендә 6 хәбәр килде, шул исәптән 1 хәбәр – чүплекләр турында.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте