Бүген вертолет белән тикшерү барышында экологлар Казанда һәм Яшел Үзәндә 15 законсыз чүплек урынын ачыклады

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Вертолет белән тикшерү барышында бүген экологлар 15 законсыз чүплек урынын теркәде. Казан, Яшел Үзән, Биектау, Питрәч районнары территорияләрен карау буенча рейдны Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров һәм Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Петр Королев уздырды. Табигать саклау законнары бозылу очраклары Казанда һәм Яшел Үзәндә теркәлде. ҮТИ башлыгы Петр Королев аңлатканча, якын киләчәктә ҮТИ инспекторлары әлеге җир кишәрлекләренең хуҗаларын билгеләячәк. Хокук бозучыны экологлар административ җаваплылыкка тартачак һәм аларга билгеләнгән срокта чүплек урыннарын бетерү йөкләмәсе биреләчәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International