Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге фәнни тикшеренүләр күрсәтелде. Республиканың III экологик фәнни яшьләр конференциясе эшендә студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр һәм укытучылар катнашты. Сәламләү сүзләре белән чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков мөрәҗәгать итте: "Безнең экологияне саклауда нәкъ менә яшь галимнәр буынының актив катнашуы сөендерә. Сез үз чишелешләрегезне тәкъдим итәсез, бу безнең өчен бик мөһим". Конференцияне оештыручылар билгеләп узганча, күрсәтелгән фәнни идеяләр методик материаллар әзерләгәндә, төрле проектларга экспертизалар уздырганда үз чагылышын таба. Александр Шадриков үз чиратында ассызыклап узганча, Министрлык ягыннан фәнни проектларны гамәлгә ашырганда булышлык күрсәтеләчәк.
Конференция кысаларында табигать саклау ведомствосы башлыгы шулай ук институттагы төп бүлекчәләр белән танышты, фәнни-тикшеренү лабораторияләрен карады. Экологлар белән үзара хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә атмосфера һавасының, су объектларының экологик торышын, туфракның сыйфат нормаларын яхшыртуга юнәлдерелгән проектлар сериясе тормышка ашырылган инде. Әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләрен хәл итүдә үзара хезмәттәшлек эше дәвам иттереләчәк.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте