Закон бозып эшләү. Лениногорск районында экологлар су объектыннан үзирекле файдалану фактын чикләде

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Лицензия кишәрлеге чикләреннән чыгып, Лениногорск профилакториясе административ кодексның берьюлы ике статьясын бозган. Үзенә бирелгән җир урынына, файдалы казылма чыганагы сыйфатында сулыкның яр буе территориясе файдаланылган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторларының оператив эшләве аркасында "казучылар"ны урында тоту мөмкин булды. Әлеге факт буенча хокук бозучыларга карата РФ КоАП 7.6 ст. ("Су объектын үзирекле рәвештә биләп алу яки билгеләнгән шартларны бозып файдалану") һәм РФ КоАП 8.42 ст. 1 өлеше ("Чикләнгән хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекне бозып, су объектының яр буе яклаучы полосасыннан, су объектының су саклау зонасыннан файдалану") буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International