Бүген Чистайда "ЭКОяз2018" кысаларында беренче кечкенә өмә узды

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

"ЭКОяз2018" кысаларында бүген Чистайда беренче кечкенә өмә узды. Территорияне төзекләндерү акциясендә шәһәр һәм район Башкарма комитетлары хезмәткәрләре, студентлар һәм табигать торышына битараф кала алмаган кешеләр кушылды. Чарада катнашучылар газоннарда карларны таратты һәм каймалар буйлап боз ватты, шулай ук янәшә территориядән чүп-чар җыеп алды. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә Чистай халкы Геройлар аллеясы, Бегель һәм К.Маркс урамы территорияләрен тәртипкә китерде. Катнашучылар билгеләп узганча, кече өмә санитар-экологик икеайлык өчен старт булып хезмәт иткән. Территорияләрне чүп-чардан арындыру буенча чаралар Чистайда ике ай дәвамында барачак, шуңа карамастан, төзекләндерүгә кагылышлы төп эшләр апрель аенда башкарылачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International