Тукай районы мәктәп укучылары Экоминистрлык белгечләренә "ЭКОяз2018" буенча планнары турында сөйләде

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Массакүләм өмәләр, агач утырту акцияләре, табигать объектларында экология дәресләре. Санитар-экологик икеайлык кысаларында Тукай районы Князево авылы мәктәбендә укучылар шушы һәм башка төрле табигать саклау чараларын тормышка ашырырга планлаштыра. "ЭКОяз2018" буенча үзләренең планнары хакында балалар Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе белгечләренә сөйләде. Экологлар ассызыклап узганча, укучыларның идеяләре табигать саклау эшчәнлегенә авылдашларны мөмкин булганча күбрәк җәлеп итәргә мөмкин. Ә бу исә, үз чиратында, туган төбәкнең табигать ресурсларын сакларга мөмкин итәчәк. Чулман буе идарәсе белгечләре әлеге экология акцияләренең актуаль булуын билгеләп узды һәм мәктәп укучыларына әлеге чараларны уздырганда үзләренең теләктәшлеген белдерде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International