Бүген Татмедиада Татарстандагы су хуҗалыгының экологик иминлеге турында сөйләштеләр

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Казанның "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Татарстанда су хуҗалыгының экологик иминлегенә багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстанның баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Татарстан буенча Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Циома, "Татарстан Республикасы ГМХИ" ФДБУ әйләнә-тирәлекне күзәтүнең комплекслы лабораториясе башлыгы Надежда Девятова, Татарстан буенча табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль хезмәт идарәсенең су һәм җир ресурсларына күзәтчелек бүлеге башлыгы Михаил Круглов җавап бирде.

ТР буенча Тикшерү комитетының ТИ җитәкчесе урынбасары билгеләп узганча, экология өлкәсендәге җинаятьләрне чикләү мәсьәләсе махсус контрольдә тора. "Әлеге эшне Тикшерү идарәсе табигатьтән файдалану өлкәсендәге күзәтчелек органнары белән бергәләп уздыра. 2017 елда 20 экологик хокук бозу очрагы ачыкланды, бу исә аннан алдагы елга караганда 25%ка күбрәк. Тикшерүләр нәтиҗәсендә 17 җинаять эше кузгатылды", – дип сөйләде Владимир Циома.

Экология министры ассызыклаганча, 2017 ел йомгаклары буенча табигать саклау ведомствосы тарафыннан су саклау законнары бозылуның якынча 2000 очрагы ачыкланган. Казансу елгасына аеруча зур игътибар бирелгән. Агынты ташлауны чикләү эше әһәмиятле юнәлешләрнең берсенә әверелгән. "Табигать саклау буенча Татар һәм Казан прокуратуралары белән берлектә барлык тикшерүләр уздырылган. Хәзерге вакытта прокуратура шикаятьләре буенча Казансуның су саклау зоналарында урнашкан предприятиеләрнең агынтыларны норматив чикләрендә ташлауны тәэмин итәргә тиеш булулары хакында суд карарлары бар", – дип сөйләде Фаяз Шакиров. Аның сүзләренә караганда, гражданнарның су объектларыннан ирекле файдалана алуын тәэмин итү буенча да көчәйтелгән режимда эш алып барылган. 2017 елда Татарстанда 500дән артык законсыз койма сүтелгән. Быел әлеге хокук бозулар буенча инспекторлар тарафыннан 20дән артык административ материал төзелгән.

Республикадагы су объектларының торышы ни рәвешле үзгәрүе турында Надежда Девятова сөйләде. Ул билгеләп узганча, 2017 елда, 2016 ел белән чагыштырмача, суның сыйфаты начарлана төшкән. Югары Ослан, Яшел Үзән, Казан, Лаеш торак пунктларында өслек суларының сыйфаты уңай якка үзгәргән. Яр Чаллы һәм Тәтеш шәһәрләре элеккеге хәлендә. Аның сүзләренә караганда, авыр металл (марганец, бакыр, органик матдәләр) кушылмалары суның төп пычратучылары булып тора. "Агынты күпләп ташлануга карамастан, Идел елгасың Татарстан Республикасы территориясеннән чыкканда пычрану дәрәҗәсе зур түгел", – дип сөйләде Михаил Круглов. Россиядә, шул исәптән Татарстанда, елганың торышын яхшырту максатында "Идел елгасын саклау һәм пычрануын туктату" проекты тормышка ашырылачак. 2025 елга торак-коммуналь хуҗалык комплексында 25 чистарту корылмасын үзгәртеп кору һәм төзү, елга буйлап яшеллек утырту юлы белән ташландыклар күләмен 60%ка кадәр киметү планлаштырыла.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International