25 апрельгә кадәр татарстанлылар икенчел чималны үсентегә алмаштыра ала

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

"Тормыш түгәрәге. Икенчел чималга алмашка – үсенте" федераль экологик проекты кысаларында Татарстанда яшәүчеләр макулатураны яисә пластикны яшь агач үсентеләренә алмаштыра ала. Язгы сезон 25 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Катнашу өчен 20 апрельгә кадәр проект сайтында: http://vkrug.org/recyclables/povolzhie/#1 заявка калдырырга һәм икенчел чималны Татарстанның берничә шәһәрендә урнашкан кабул итү пунктларына тапшырырга кирәк.

Безнең республика әлеге экологик акциядә икенче ел рәттән катнаша. Узган ел казанлылар тырышлыгы белән 2,5 тонна икенчел чимал җыелды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International