Татарстанда меңнән артык волонтер ЭКОяз-2018 чарасында катнашачак. Республика шәһәрләре һәм районнары территорияләрен чистарту һәм төзекләндерү буенча беренче күләмле республика акциясе быел 1 апрельдә булачак, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар Министры Фәрит Габделганиев: "Бүгенге көндә меңнән артык активист үзенең катнашачагы турында белдерде инде.
Утильгә тиешле товарлар исемлеге 36 төркемнән 54 кадәр арттырылды. Бу хакта Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә. Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе "Куллану үзлекләрен югалтканнан соң утильләштерүгә тиешле, РФ Хөкүмәтенең 2015 елның 24 сентябрендәге 1886-р номерлы боерыгы белән расланган әзер товарлар исемелегенә, төргәген дә кертеп, үзгәрешләр кертү турында" һәм "2018-2020 елларга товарлар кулланудан калган калдыкларны утильләштерү нормативларын раслау турында" боерыкларына кул куйды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы 1 мартка кадәр кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан калдыклар барлыкка килү, аларны куллану, йогышсызландыру һәм урнаштыру турында хисаплар кабул итә. Хисаплылык кайсы калдыкларның кайда нинди күләмдә барлыкка килүен, төзелгән шартнамәләр нигезендә әлеге калдыкларның кайсы махсуслаштырылган оешмаларга тапшырылуын төгәл аңлау өчен кирәк.
Экология һәм география өлкәсендә милли “Хрусталь компас” премиясе алу өчен заявкалар кабул итү башланды. Россия Федерациясе һәм башка дәүләтләрнең 2017 елда география һәм экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә проектларны тормышка ашырган гражданнары, иҗади берлекләре, илебез һәм чит ил оешмалары һәм предприятиеләре номинантлар була ала.
2018 елның 2-7 ноябрендә Томск политехника университеты базасында студентларның һәм яшь галимнәрнең академик Михаил Усов исемендәге “Геология һәм җир асты байлыкларын үзләштерү проблемалары” XXII Халыкара фәнни симпозиумы узачак. Чара академик Владимир Обручевның 155-еллыгына, Себер тау-геология мәктәбенә нигез салучы академик Михаил Усов тууга 135 ел һәм Себердә беренче тау инженерлары чыгарылуның 110-еллыгына багышлана.
Казан мәктәпләренең 5-8 сыйныфлары укучылары “Яшел ил” темасына КВН командалы уенында катнаша ала, ул 2018 елның 16 февралендә узачак. Чараның оештыручылары булып Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм Шәһәр экология-биология үзәге тора.
Уенда катнашу өчен, сайлап алу этабын узу зарур. Укучыларга анкеталар тутырырга, мини-презентация әзерләргә һәм аларны сканланган рәвештә elvira-kamaeva@mail.ru адресына 2018 елның 11 - 25 январе арасында җибәрергә кирәк.
“Россиядәге хайваннарның сирәк төрләре һәм аларның яшәү тирәлеге” фотоконкурсында катнашуга заявкалар кабул итү башланды. Конкурсның максаты - сыйфатлы фотография чаралары белән илебезнең кыргый табигате матурлыгын киң аудиториягә җиткерү һәм проблемалы урыннарны күрсәтү: хайваннарның сирәк төрләренең популяцияләрен һәм аларның табигый яшәү тирәлеген саклап калу, аеруча саклана торган табигать территорияләре эшенә булышу, Россия WWF табигать саклау иициативаларын алга этәрү һәм Россия Федерациясендә экотуризм темасына игътибар җәлеп итү.
Казанның Шәһәр балалар экология-биология үзәге һәм Республика олимпиада үзәге 1-11 сыйныфлар укучыларын «Татарстан табигатен саклыйк» республика ачык социаль-экологик конкурсында катнашырга чакыра. Ул үсеп килүче буында экологик фикерләү һәм культура тәрбияләүгә, укучыларда Татарстанның табигый байлыкларын саклау һәм арттыру эшенә кызыксыну уятуга юнәлтелгән.
Табигатькә гамьсез мөнәсәбәт өчен Апас районында яшәүче берәү чит илгә чыгарылмый торган граждан дип танылды
Экологик тәрбиягә һәм мәгърифәткә өлеш. Балтач районының гомуми белем бирү учреждениеләре елга йомгак ясадылар