Татарстанның мәктәп укучылары экология буенча тикшеренү эшләренә йомгак ясады. Казанда "Җир-су" республика конференциясе узды

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстандагы 100дән артык мәктәп укучысы "Җир-су" экологик-туган як конфренциясе кысаларында үзләренең фәнни-тикшеренү эшләренә йомгак ясау өчен Казанга җыйналды. Мәгариф чарасы балаларның А.Алиш исемендәге балалар иҗаты сараенда узды.

Сәламләү сүзләре белән чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Шәһиев мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп узганча, елдан-ел конференциягә яшь тикшерүчләр күбрәк җыела, аларның барысы да экология мәсьәләләре белән кызыксына. "Үз эшләрендә сез әйләнә-тирәлеккә булган антропоген йогынты мәсьәләләрен өйрәнәсез: туфракларның, һаваның һәм су ресурсларының торышын өйрәнәсез. Иң мөһиме, сез экология мәсьәләләрен хәл итү юлларын тәкъдим итәсез, шуның белән берлектә табигать ресурсларына карата үзегезнең битараф булмавыгызны күрсәтәсез", – дип ассызыклады Айрат Шәһиев.

Фәнни-гамәли конференция стенд тыңлаулары форматында узды. Катнашучылар үзләренең эшләрен 4 секциядә таныштырды: "Биота", "Абиота", "Әйләнә-тирәлеккә йогынты проблемалары", "Уртак экология". Мәктәп укучыларының тикшеренү объектлары төрле-төрле: климат шартлары, атмосфера, яшелчә культуралары, гөмбәләр төрлелеге, көнкүрештәге юу чаралары. Казанның 169 номерлы мәктәбендәге унынчы сыйныф укучылары автотранспорт чарасының үлән катламы булган җир кишәрлекләренә тәэсир итү мәсьәләләрен өйрәнгән. Яшел Үзәннең 15 номерлы мәктәптә 7 сыйныф укучысы Алевтина Галкина шулай ук автомобильләрнең йогынтысын өйрәнгән, ләкин атмосфера һавасына булган өлешендә.

Чараны оештыручылар билгеләп узганча, экология мәсьәләләренә кагылышлы фәнни-гамәли конференция мәктәп укучылары арасында һәрчакта да зур кызыксыну уята. Әгәр ул элегрәк шәһәрнеке булса, быелдан башлап республика дәрәҗәсенә ирешкән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International