Татарстан Республикасында ял оештыру буенча Ведомствоара комиссиянең пленар утырышында бүген балаларның куркынычсыз ялын тәэмин итү турында сөйләштеләр

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Бүген "Пламя" балалар савыктыру лагерында балаларның лагерьларын җәйге савыктыру кампаниясенә сыйфатлы итеп әзерләүне оештыру мәсьәләләре хакында сөйләштеләр. Татарстан Республикасында ял оештыру буенча Ведомствоара комиссиянең пленар утырышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хезмәткәрләре дә катнашты. Очрашу барышында укучылар ялының экологик куркынычсызлылыгына махсус игътибар юнәлтелде. Мәгълүмат системалары һәм экологик мәгърифәт идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин билгеләп узганча, республикада булган күчмә экология лабораторияләре ял итүчеләргә тиешле экологик якланганлыкны тәэмин итәргә булышачак. "Ялның тиешле сыйфат һәм куркынычсызлык дәрәҗәсенә ирешүдә  укучыларны мәгърифәтләү һәм укыту, әйдаманнар өчен дә, балалар өчен дә аңлаешлы булган методик һәм таратма материаллар әзерләү зарури шарт булып тора", – дип ассызыклады Дамир Вәлиуллин.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International