ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Дөньяның барлык почмакларыннан меңнән артык белгеч һәм галим тау сәнәгате өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу һәм инновацияләр хакында фикер алышу өчен Мәскәүгә җыелачак. 2018 елның 15 сентябреннән 21енә кадәр Халыкара сәүдә үзәгендә Файдалы казылмаларны баету буенча XXIX халыкара конгрессы IMPC 2018  булачак. 

2018 елның 15-18 май көннәрендә Түбән Новгородта "Бөек елгалар" (экологик, гидрометеорологик, энергетика куркынычсызлыгы) ’ICEF" 20 нче халыкара фәнни-сәнәгый форумы узачак. Форум тармактагы алдынгы технологияләрне күрсәтү, 

2018 елның 27-28 апрель көннәрендә Якутскиның М.К. Аммосов исемендәге Төньяк-Көнчыгыш федераль университетында яшьләрнең "Геофәннәр: проблемалар, казанышлар һәм үсеш перспективалары" россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе булачак. Чарада студентлар, магистрантлар, аспирантлар һәм яшь галимнәр катнашачак.


18
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Агынты су ташлауга чик куелды. Канализация челтәрләрен баланста тотучы "Водоканал" МУП тарафыннан төне буе авария аркасында барлыкка килгән нәтиҗәләрне бетерү эшләре алып барылды. Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары шушы көннәрдә җирле халык мөрәҗәгате нигезендә хокук бозу очрагын теркәде.

Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков вертолет белән республика территориясен карап чыкты. Буа, Чүпрәле, Алексеевск, Яңа Чишмә, Аксубай, Апас, Тәтеш, Югары Ослан, Чистай районнары инспекцияләнде. Барлыгы 87 чүплек урыны ачыкланды. Министр билгеләгәнчә, санитар-экологик икеайлык башланганнан бирле санкцияләнмәгән рәвештә чүплек урнаштырылган 209 урын ачыкланды, шуларның зур өлеше – авиаочыш нәтиҗәсендә.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына кайнар линия телефоны аша Кукмара районындагы Бура елгасына агынты су ташлануы хакында хәбәр килеп иреште.

19 апрельдә Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Радик Гайнетдинов һәм Татар табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов Саба һәм Теләче районнарында гражданнарны кабул итәчәк.


17
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары "Борисоглебское" аэродромы янәшәсендә агынты ташлануын, ахыр чиктә аның Казансу елгасына килеп эләгү фактын ачыклады. Рейд барышында билгеләнгәнчә, 1000 м2 артык урында туфрак канализация агынтылары белән пычранган.

Рөхсәт алмыйча пычратучы матдәләр ташлау. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе инспекторлары шундый хокук бозу очрагын теркәде.

Беренче чәчәкләрне ничек сакларга һәм дару үләннәрен медицинада ни рәвешле кулланырга – Казанның 96 нчы гимназиясендә болар һәм башка нәрсәләр хакында сөйләштеләр. Биредә Казан мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында укучылар арасында "Петров укулары" дигән фәнни-гамәли конференция узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International