Татарстанның табигать саклау проектлары Бассейн советында хупланды

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Куйбышев сусаклагычында яр ныгыту объектлары буенча белдерелгән проектлары федераль үзәктә хуплау тапты. Бүген бу хакта Түбән Идел бассейн округы Бассейн советының 20 нче утырышында Түбән Идел БВУ җитәкчесе Анатолий Беков җиткерде. Су объектларыннан рациональ файдалануны һәм аларны саклауны тәэмин итүгә юнәлдерелгән юбилейлы утырыш "Зөя калкулыклары" шәһәр-курортында уза.

Беренче проект – Түбән Кама районында Красный ключ дамбасын ныгыту, ул өч торак пунктын яклап тора. Икенчесе – Лаеш районының Имәнкискә авылы янәшәсендә Чулман елгасы ярларын ныгыту, өченче объект – Яшел Үзән районының Васильево поселогында инженер яклау комплексына капиталь ремонт уздыру. ТР экология министры Александр Шадриков хәбәр иткәнчә, беренче ике объект өчен проект-смета документлары әзерләнгән, дәүләт экология экспертизасы уздырылган, өченчесе буенча – проектлау эшләре башлана.

"Татарстан Республиксы Хөкүмәте су объектларын саклау һәм тернәкләндерү мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Чөнки Татарстан – Идел буе федераль округындагы күп сулы төбәкләрнең берсе. Су биологик ресурсларын саклау республиканың Куркынычсызлык советында да утырыш предметына әйләнде. Совет карарларын үтәү максатында республиканың су объектларында махсус сакланучы табигать территорияләре булдырылды", – дип ассызыклады ТР КС сәркатибе Айрат Шәфыйгуллин.

"Иделне савыктыру" проектын тормышка ашыру мәсьәләләре хакында инде 21 сентябрьдә РФ Дәүләт думасының Әстерхандагы профильле комитеты утырышында фикер алышыначак", – дип хәбәр итте Анатолий Быков. Шунда ук тиешле карарлар да кабул ителәчәк. 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International