Юкка чыгару өчен – бер ай вакыт. Буада биологик чистарту корылмалары төзек түгел

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Буа предприятиесендә уздырылган тикшерү барышында биологик чистарту системасының төзексез булуы ачыкланды. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре һәм ТР Буа шәһәре прокуратурасы вәкилләре чистарту корылмаларының эш сыйфатын бәяләде. Зөя елгасыннан алынган проба анализларына караганда, химия күрсәткечләрнең артып китүе күзәтелә: аммоний-ион 23 мәртәбә, фосфатлар 16,8 мәртәбә, нитритлар 4,9 мәртәбә. Агынты суларны су объектына ташлаганда судан файдалану кагыйдәләрен бозган өчен предприятиенең вазыйфаи заты РФ КоАП 8.14 ст. 1 өлеше нигезендә административ җаваплылыкка тартылды.  

Экологлар күрсәтмәсен үтәү максатында чистарту корылмаларында аэрация системасын үзгәртеп кору һәм агынтыларны чистарту иләкләрен алмаштыру эшләре башланды. Ай азагында табигать саклау чаралары комплексы тулы күләмендә кабул ителергә тиеш.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International